Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Су коенганда чир йоктырудан ничек сакланырга?

Су коенганда чир йоктырудан ничек сакланырга?

1 Суны рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга, ә йөзә белмәгәннәргә тирәнлеге 1,2 метрдан да артык булмаган махсус җиһазландырылган җирдә генә керергә кирәк.
2 Тәндә хәлсезлек, югары тән температурасы, йогышлы чирләр булса, шулай ук җил-давыл, ярга бәрә торган дулкын көчле булган урыннарда су коену тыела.
3 Ачык сулыкларда суны авызга кертмәскә кирәк. Йогышлы чирләр бик күп очракта шундый ысул белән йога.
4 Пляжга жыенганда үзең белән баш киеме, эчәргә яраклы су, сөлге, зонтик алу киңәш ителә. Кызынырга яратучыларга тәннең ачык өлешләрен пешүдән саклый торган май сылап, зонтик астында гына, иртәнге сәгатьләрдә яки төштән соң көн бераз сүрелгәч кызынырга киңәш ителә.
5 Пляжда ачык сулыклардан су эчү, шул суда яшелчәләр, савыт-саба юу, авызны чайкау тыела.
6 Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә онытмаска кирәк – бәдрәфкә барганнан соң, ашарга пешергәнче һәм ашаганчы, шулай ук вакыт-вакыт кулларны сабын белән юу мөһим.
7 Сату өчен рөхсәт ителмәгән җирдән туклану продуктларын алмаска һәм аларның яраклылык вакытына, саклау шартларына игътибар итәргә киңәш ителә.
8 Ял иткәннән соң шул урында чүп-чар калдыру тыела.
9 Талпан, озынборын һәм чебеннәр йогышлы авыруларны таратучылар булып исәпләнә. Аларга каршы шул бөҗәкләрне куркытучы исле матдә кулланырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев