«Өмет линиясе» — авыр мизгелләрдә психологик ярдәм
«Өмет линиясе» медицина психология хезмәте Казанда Интернациональная урамы, 24б адресында урнашкан яңа бинада кабул итә. Хезмәт тәүлек буе, бушлай һәм аноним рәвештә авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм күрсәтә.
Казанда «Өмет линиясе» медицина психология хезмәте яңа бинада эшли башлады. Үзәк Казан шәһәрендә, Интернациональная урамы, 24б адресы буенча урнашкан.
«Өмет линиясе» тормышта катлаулы хәлгә эләккән, рухи ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә юнәлдерелгән. Биредә белгечләр ышанычны кире кайтарырга, өметсезлек хисен җиңәргә ярдәм итә.
Хезмәт түбәндәге шартларда күрсәтелә:
-
тәүлек әйләнәсе
-
тулысынча бушлай
-
аноним һәм конфиденциаль рәвештә
Психологик ярдәмне телефон аша гына түгел, ә белгечкә шәхсән мөрәҗәгать итеп тә алырга мөмкин. Көндезге кабул итүгә телефон аша алдан язылу каралган.
Бердәм хезмәт телефоны: 8 (843) 222-00-24
Рәсми сайт: psylinerkpb.ru
Шулай ук балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен бөтенроссия ышаныч телефоны эшли:
8-800-2000-122
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев