Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

«Һәркемгә кагылырга мөмкин»: Тукай районы хастаханәсендә ВИЧ турында сөйләделәр

Тукай районы хастаханәсендә медицина хезмәткәрләре өчен ВИЧ-инфекциясе турында махсус лекция укылды.

Әлеге чараны СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Надежда Иванова алып барды.
Очрашу вакытында ВИЧ-инфекция йоктыруның төп юллары, профилактика һәм саклану чаралары, даими тест үткәрүнең әһәмияте, шулай ук халыкны мәгълүматлаштыруга заманча караш турында сөйләделәр.

Статистика күрсәткәнчә, күп кенә ВИЧ-позитив кешеләр үзләренең авыруын белми, димәк, алар тиешле терапия алмый һәм авыруның СПИД стадиясенә әверелү мөмкинлеге бар. Моннан ничек сакланырга? ВИЧ-инфекцияне елына бер тапкыр гына булса да тикшерергә кирәк. Күпчелек кеше СПИД һәм ВИЧ бер үк нәрсә дип уйлый, ләкин алай түгел. ВИЧ – ул вирус, аны теләсә кем йоктыра ала. ВИЧ-вирусы, канга эләгеп, организмны җимерә башлый. Башта ул берничек тә күренми һәм авыруның ачык симптомнары булмый. Ләкин вакыт узу белән (берничә атнадан бер елга кадәр, ешрак алты айдан соң) кискен ВИЧ-инфекция барлыкка килергә мөмкин. Аның симптомнары башка авыруларның билгеләренә охшаш: температура күтәрелү, тамак, эч авыртуы, күңел болгану, лимфа төеннәренең зураюы.

Әгәр пациент дәваланмый икән, инфекциянең терминаль стадиясе – иммунодефицит синдромы (СПИД) башлана. СПИД егермедән артык авыр уза торган башка авырулар рәвешендә чагыла. Бу йогышлы һәм онкологик авырулар (туберкулез, пневмония, цитомегаловирус инфекциясе, баш мие токсоплазмозы, Капоши саркомасы һәм башкалар) булырга мөмкин. Нәкъ менә шушы авырулар кешенең үлеменә китерә.

Иң мөһиме – елына бер тапкыр булса да тест узу, дип ассыклады доклад белән чыгыш ясаучы Надежда Иванова. Татарстанда яшәүчеләрнең барысы да үз ВИЧ-статусын белергә тиеш. Моның өчен елына кимендә бер тапкыр ВИЧ-тест узарга кирәк.

– Әгәр кеше ВИЧ-инфекция турында вакытында белсә, ул якыннарын һәм тирә-юньдәгеләрне инфекция йоктырудан саклый ала. Әгәр без вакытында антиретровирус терапиясе билгеләсәк, кеше дәваланачак, аның гомер озынлыгы гадәти кешенеке кебек булачак, тормыш сыйфаты үзгәрмәячәк, – дип нәтиҗә ясады СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мөдире Надежда Иванова.

Үзегезне саклагыз һәм сак булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев