Еш авыручылар өчен больничный бирү тәртибе үзгәрә
Яңа проект нигезендә, еш авыру сәбәпле больничный рәсмиләштерүче гражданнар өчен эшкә яраксызлык кәгазен бирү тәртибе үзгәрәчәк, ә дәвалануны дәвам итү мәсьәләсе табиблар комиссиясе катнашында хәл ителәчәк.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы больничный кәгазьләрен бирү тәртибенә үзгәрешләр әзерләде. Проект нигезендә, соңгы алты ай эчендә авыру сәбәпле дүрт тапкыр һәм аннан күбрәк больничный алган кеше өчен чираттагы эшкә яраксызлык кәгазен дәвалаучы табиб биш көннән артыкка бирә алмаячак. Алга таба аны озайту табиблар комиссиясе карары белән генә мөмкин булачак.
Әлеге чара еш авыручы пациентларның сәламәтлеген җентекләбрәк анализлау һәм кирәк булганда дәвалау схемасын үзгәртү зарурлыгы белән аңлатыла. Яңа кагыйдәләр туганнарны карау, йөклелек һәм бала табу, социаль әһәмияткә ия авырулар, диализ, карантин, шулай ук стационарда дәвалану белән бәйле больничныйларга кагылмаячак. Бу тәртипне үзмәшгуль гражданнарга да куллану планлаштырыла.
Чыганак: Россиийская газета сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев