Тукай районында җирне максатчан кулланмау очрагы ачыкланды
Прокуратура Кече Шилнә авыл җирлегендә үткәрелгән тикшерү вакытында шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән җирнең ял базасы буларак кулланылуын ачыклады. Гаепле затка 100 мең сум штраф салынган.
Тукай районы прокуратурасы Кече Шилнә авыл җирлегендә җир законнары үтәлешен тикшерде.
Тикшерү вакытында ачыкланганча, торак төзелеше һәм шәхси хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлеге башка максатта кулланылган. Анда кунак йортлары, административ биналар төзелгән һәм бүгенге көндә «Наша поляна – 2» ял базасы эшли, ягъни коммерция эшчәнлеге алып барыла.
Шулай итеп, арендатор җирне аның билгеләнешенә туры килмәгән рәвештә файдаланган һәм закон таләпләрен бозган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура административ эш кузгаткан. Материаллар карау өчен Росреестрның Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча районара бүлегенә җибәрелгән.
Карау нәтиҗәсендә гаепле затка дәүләт файдасына 100 мең сум штраф салынган. Карар әлегә үз көченә кермәгән, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев