Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Прокуратура хәбәр итә

Тукай районында ял базасындагы конфликт җинаять эше белән тәмамланган

Тукай районы прокуратурасы Чаллы шәһәрендә яшәүче 30 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул корал кулланып кеше сәламәтлегенә зыян китерүдә гаепләнә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 2026 елның 30 апрелендә гаепләнүче Тукай районындагы «Наша Поляна-2» ял базасында ял иткәндә күп күләмдә спиртлы эчемлекләр куллана. Шуннан соң ул зыян күрүчегә бәйләнә, аны үрти башлый. Зыян күрүче аңа берничә тапкыр кисәтү ясап, тынычлануын сорый.

Якынча 23:00 сәгатьтә зыян күрүче мангал зонасына чыга. Озак та үтми аның янына исерек ир-ат чыга һәм кулындагы сыра шешәсе белән маңгаена суга. Нәтиҗәдә зыян күрүченең маңгае җәрәхәтләнә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган.

Җинаять эше Тукай район судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев