Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Прокуратура хәбәр итә

Идарә компанияләренә карны начар чистарткан өчен штраф яный

Тукай районында берьюлы берничә идарә компаниясе кыш айларында күпфатирлы йортларны тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозучы оешмалар исемлегенә эләкте. Әлеге компанияләр Түбән Суыксу һәм Новотроицкое авылларындагы, шулай ук Әҗмәкәй, Бәтке һәм Круглое Поле авыл җирлекләрендәге йортларга хезмәт күрсәтә.

Җитди рәвештә дәгъва белдерелгән оешмалар арасында «Тамерлан», «Надежда МКД» һәм «Доверие» идарә компанияләре бар. Бу компанияләр йорт түбәләрен, балкон өслекләрен кардан һәм боз сөңгеләреннән чистартмаганнар. Кайбер ишегалларында инженер коммуникацияләренә һәм янгынга каршы су чыганакларына керү юллары каралмаган. Моннан тыш, подъезд алдын тиешенчә чистартмау, газоннарга кар өелү һәм контейнер мәйданчыкларыннан чүпне вакытында чыгармау фактлары да ачыкланды.

Күпфатирлы йортлар белән идарә итүдә лицензия таләпләрен бозган өчен, компания җитәкчеләренә карата административ эшләр кузгатылды. Авыл җирлекләре башлыкларына исә муниципаль биналарның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту буенча таләпләр юлланды, дип хәбәр итә Тукай районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев