Кибетләрдән товар урлауда гаепләнүче Чаллы кешесе суд каршына баса
Тукай районы прокуратурасы Чаллы шәһәрендә яшәүче 36 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе 2 нче өлешенең «а» пункты буенча гаепләнә (алдан килешеп, төркем белән урлау).
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2026 елның гыйнвар–февраль айларында бу ир-ат үзенең танышы белән бергә Тукай районындагы кибетләрдән товарлар урлаган. Беренче урлашу гыйнвар аенда була. Болар бер кибеттән ике тапкыр товар урлап чыгалар. Ул вакытта зыянның күләме 17,8 мең сумнан артык булган.
Февраль аенда да алар “кәсепләрен” дәвам итә. 4 февральдә шул ук кибеттән 13,7 мең сумлык товар урлыйлар. 12 февральдә исә башка кибеттән шундый ук күләмдә товар урлап чыгалар.
Тикшерү барышында ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Тукай районы судына җибәрелгән.
Иптәшенә карата тикшерү эше аерым рәвештә карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев