Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Укучылар өчен һөнәри юнәлеш: авыл хуҗалыгы профессияләре белән танышу

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында Тукай районында укучыларга һөнәр сайлаганда ярдәм итү, юнәлеш күрсәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Чираттагы очрашу Бәтке мәктәбендә узды: биредә Казан дәүләт аграр университеты белгечләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре чыгарылыш сыйныф укучыларына аграр өлкәнең өстенлекләре турында сөйләде.

Мәктәп укучыларына һөнәр сайлаганда ярдәм итү максатыннан районыбызда әһәмиятле чаралар оештырыла. Бу «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Бәтке мәктәбе базасында гомуми белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашу булды. Чараның максаты — балаларны авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштыру һәм аларда бу өлкәгә карата уңай мотивация формалаштыру.

Очрашуда Казан дәүләт аграр университетының урта һөнәри белем бирү факультеты деканының тәрбия эшләре һәм иҗтимагый берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча урынбасары Марат Садыйков һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Чара барышында укучыларга һәм аларның ата-аналарына укуга кабул итү кагыйдәләре, белем бирү юнәлешләре һәм эшкә урнашу перспективалары турында сөйләделәр. Мондый очрашулар балалар өчен бәяләп бетергесез тәҗрибә булып тора. Алар укучыларга үзләренең һөнәри кызыксынуларын ачыкларга һәм киләчәк карьераларына ышанычлы адым ясарга ярдәм итә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев