Татарстанда яшь укытучылар өчен фатир квоталары арттырыла
Татарстанда укытучыларны һәм мәгариф хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итүдә төрле ярдәм чаралары гамәлдә. Бу хакта Татарстан Иҗтимагый палатасында узган киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гатауллина сөйләде.
«Республика җитәкчесе ярдәме белән педагоглар максатчан квоталар буенча фатир ала», – диде ул. 2023 елда 70 фатир бирелгән булса, 2024 елда 170, 2025 елда исә 200 укытучы яңа торакка ия булган. 2026 елга тагын 200 фатирга квота каралган. Шул ук вакытта министрлыкның максатчан программасы буенча якынча 150 яшь укытучы һәм тәрбияче дә торак алган.
Гүзәл Гатауллина шулай ук билгеләп үтте: «Укытучыларга шәхси йорт төзелеше өчен бушлай җир участогы бирелә. Бюджет хезмәткәрләре өчен, шул исәптән яшь укытучылар өчен, социаль ипотека программасы да эшли».
Кайбер районнарда яшь педагогларга эшкә урнашканда бер тапкыр бирелә торган түләүләр каралган һәм арендага торак тәкъдим ителә. Моннан тыш, 2023 елда «Безнең яңа укытучы» гранты торгызылган: 500 яшь педагог хезмәт хакына 10 мең сум күләмендә айлык өстәмә акча ала.
Чыганак: Татар-Информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев