Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Мәктәпкәчә белем бирү елы: яңа проектлар һәм цифрлы мөмкинлекләр.

РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов «Укытучы — Россиянең киләчәге!» форумында Мәктәпкәчә белем бирү елына старт бирде.

 Министр билгеләп үткәнчә, 2026 елда бу юнәлеш ведомство өчен өстенлекле булачак.

Елның төп яңалыклары:

  • Тәрбиячеләр һәм ата-аналар өчен бердәм цифрлы ресурс булдыру.

  • «Игелекле уеннар» (Добрые игры) һәм «Орлята-дошколята» проектларын башлап җибәрү.

  • Мәктәпкәчә белем бирү белгечләренең абруен күтәрү һәм методик ярдәмне арттыру.

Чара кысаларында Россиянең 4 төбәгендә тантаналы рәвештә яңа балалар бакчалары ачылды.

«Безнең төп бурыч — һәр баланың бәхетле балачагы өчен иң яхшы шартлар тудыру», — дип ассызыклады Сергей Кравцов.

Бүгенге көндә илебезнең мәктәпкәчә белем бирү системасында 600 меңнән артык педагог хезмәт куя, алар 6 миллион балага белем һәм тәрбия бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев