Балалар куркынычсызлыгы — игътибар үзәгендә
«Алёнушка» балалар бакчасына китапханәчеләр кунак булып килде. Очрашу барышында нәниләр террорчылык куркынычы янаганда һәм дроннар күренгәндә ничек дөрес эш итәргә кирәклеген белделәр.
Бәтке авылының «Алёнушка» балалар бакчасында гадәти булмаган дәрес узды. Китапханәчеләр әзерлек төркеме балалары белән очрашып, бик җитди темага — террор куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләштеләр.
Нәниләр түбәндәге кагыйдәләрне үзләштерделәр:
-
ни өчен хуҗасыз уенчыкларга һәм сумкаларга тияргә ярамый;
-
бина җимерелеп, шуның астында калган очракта, көчне ничек сакларга һәм дөрес сулыш алырга;
-
күктә пилотсыз очу аппараты (дрон) күренгәндә нишләргә.
Балалар белгечләрне игътибар белән тыңлап кына калмадылар, ә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр, мисаллар да китерделәр. Хәзер алар төп кагыйдәне белә: паникага бирелмәскә, чөнки ярдәм һичшиксез киләчәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев