Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тукай районында шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды

Тукай районы Яңа поселогы «Дуслык» мәдәният йортында халкыбызның атаклы шагыйрәсе, милли кыйблабызның йөзек кашы, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу булды. Клара апа үзенең искиткеч зиһене, оста әйтелгән афоризмнары , мөлаем карашы,туры сүзе белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте - сәгатьләр буе авызына каратып тотты. Очрашу, мәктәп укучыларының шигырьләре, Клара...

Тукай районы Яңа поселогы «Дуслык» мәдәният йортында халкыбызның атаклы шагыйрәсе, милли кыйблабызның йөзек кашы, Тукай премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу булды.

Клара апа үзенең искиткеч зиһене, оста әйтелгән афоризмнары , мөлаем карашы,туры сүзе белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте - сәгатьләр буе авызына каратып тотты. Очрашу, мәктәп укучыларының шигырьләре, Клара апаның иҗатташ дуслары Рубис Зарипов һәм Рәшит Мәүләвиевларның, "Чишмә " ансамбле кызларының чыгышлары белән үрелеп барып, тамашачыларда искиткеч тирән эз калдырды. Шунысы гаҗәп, сөйләнәсе сүзләр, җырланасы җырлар фольклор төркеме кызлары пешергән, милли ризыклардан сыгылып торган чәй өстәле янында да шактый дәвам итте. Кунаклар, әлеге чараны шундый җылы мохиттә оештырган мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләр әйтеп, тагын да очрашырга сүз куешып саубуллаштылар, дип хәбәр итте безгә ветераннар советы рәисе Н. Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев