Тукай районының «Нур» театры «Идел-йорт» конкурсында «Тамырлар» спектаклен тәкъдим итә
Мәдәният

Тукай районының «Нур» театры «Идел-йорт» конкурсында «Тамырлар» спектаклен тәкъдим итә

Тукай районының «Нур» халык театры 28 сентябрьдә Чаллыда узачак «Идел-йорт» төбәкара конкурсында катнашачак.

28 сентябрьдә Чаллыда Шамил Закиров исемендәге XXVI «Идел-йорт» төбәкара театр коллективлары конкурсы узачак. Анда Тукай районының «Нур» халык театры да катнашып, тамашачыга Юныс Әминовның «Тамырлар» комедиясен тәкъдим итәчәк. Спектакль Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Аның режиссёры — Ринат Бәдретдинов.

«Тамырлар» комедиясендә авыл тормышы, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр һәм нәселне саклау темалары күтәрелә. Әсәр тамашачыны үзенең кем булуын, кайдан килгәнен һәм нинди нәсел дәвамчысы икәнен онытмаска чакыра.

Спектакльнең төп фикере — үз тамырларыңны белү кешегә рухи көч һәм бердәмлек бирә. Автор бу мөһим теманы комедия жанры аша җиңел һәм тамашачыга якын формада җиткерә.

Шул ук көнне фестиваль кысаларында Татарстанның башка районнарыннан килгән театр коллективлары да үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Минзәлә районының «Нур» халык театры Гөлшат Мөхәммәдишина пьесасы буенча куелган «Олы юлда минем күзләрем» драмасын, ә Менделеевск районының «Дөрешкәй» халык театр коллективы «Син кайда идең?» комедиясен күрсәтәчәк.


Нет комментариев