Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кул остасы үз янына балаларны җыйды

Күзкәй урта мәктәбендә ял лагере – балалар күңелендә кызыклы мизгелләр булып озак сакланыр.

Күзкәй урта мәктәбендә җәйге айлар башлану белән, гадәттәгечә, мәктәп яны ял лагере эшләде. Ял программасы балалар дөньясының үзенчәлекләрен искә алып төзелгән: төрле хәрәкәтчән уеннар, тәрбияви әһәмияте булган кызыклы чаралар, авылның тирә-юнен өйрәнү буенча экскурсияләр, авыл китапханәсендә балалар өчен махсус оештырылган белем дәресләре, әйтик, авыл тарихын, анда якты эз калдырган авылдашларны чагылдырган «Шәҗәрә» дәресе – барысы да балалар күңелендә озак сакланыр әле.

Лагерьның соңгы көннәрендә лагерь башлыгы Ильмира Кашапова, укытучылар Лилия Вәлиева, Айзирә Габдуллина балаларны авылыбызның алтын куллы остасы, рәссам Рөстәм Ясәвиев янына, аның иҗат җимешләре белән таныштырырга алып килделәр. Ул ишегалдында бөтен шартын китереп балалар мәйданчыгы ясаган – агачларны юнып, буяп төрле җәнлекләр, әкият геройлары тудырган, йортын да үзенчәлекле итеп төзеп куйган. Рөстәм Ясавиев үзе дә Күзкәй мәктәбен тәмамлаган.
Менэ кайда ул әкияти дөнья ! Әнә зур өстәлдә искиткеч зәвык белән ясалган төрле фигуралар тезелеп киткән, уен мәйданында батут та ,шугалак-тау да, төрлечә ясалган таганнар, комлык та бар.
Балалар останың куллары тудырган гүзәллек дөньсына чумдылар, сокландылар да, гаҗәпләнделәр дә – күр, агачтан могҗизлар тудыручы абыйлары үзебезнең авылда, янәшәдә генә яши икән бит. Аннары балалар рәхәтләнеп мәйданчыкта уйнадылар. Рөстәм абыйлары белән Дамира апалары аларны тәмле туңдырма белән дә сыйлады әле.
 – Әгәр шул балаларның берәрсе генә я картиналар язам, табигать күренешләрен сурәткә төшерәм яисә агачтан сыннар ясыйм дисә, ишегалдына җәен ял итү өчен менә шундый төрбә кору белән кызыксынса, мин рәхәтләнеп булышыр, өйрәтер идем. Минем кызым да балалар бакчасында рәсем дәресләре алып бара, рәссам ул. Ә менә агачтан сыннар ясаучы юк әле. Нәни оныгымны көтәргә калыр инде, – ди уены-чыны бергә Рөстәм Гайниевич.
Өметләник, бәлки бүгенге экскурсия кайсы да булса баланың күңелен кузгатырга, яшеренеп яткан талантын ачарга ярдәм итәр.
Заһидә Нәбиуллина.
Күзкәй авылы.
/ Фотолар Заһидә Нәбиуллинадан алынды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев