Комсомольск мәдәният йортында Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичә
Комсомольск авыл мәдәният йортында татар халкының бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Бу чара шагыйрьнең иҗатына чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт билгесе булып торды.
Чарада тамашачылар шагыйрьнең татар һәм рус телләрендә яңгыраган үлемсез шигырьләрен һәм җырларын тыңлады. Аларны тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек итеп Н.В. Галицкая һәм Н.Г. Ситдикова башкарды.
Кичәдә иң истәлекле мизгел — Тукайның әкияте буенча сәхнәләштерелгән «Кәҗә белән Сарык» спектакле премьерасы булды. Яшь артистларның осталыгы, милли рух белән сугарылган тамаша авыл халкын һәм укучыларны таң калдырды. Тамашачылар спектакльне зур алкышлар белән кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев