Югары Байлардан Әлфия Дөлфанурова: «Үземне белгәннән бирле чигәм»
Әбиләребезнең яшь чагында авылларда чигә белмәгән кыз булды микән?! Юктыр, бик шикләнәм.
Алар бит нәрсә генә чикмәгән дә, нәрсә генә бәйләмәгән: тәрәзә пәрдәләреннән башлап, кул сөртә торган сөлгеләргә кадәр чигеп матурлап куйганнар. Бүген дә авылларыбызда чигү осталары юк түгел! Шундый уңган-булган чигү остасы белән ветераннар арасында узыдырылучы «Балкыш» республикакүләм бәйгесенең район этабында таныштым. Ул – Югары Байлар авылыннан Әлфия Дөлфанурова.
«Мин үзем клубта эшлим, анда безнең «Оста куллар» түгәрәге эшләп килә. Төркем-төркем ханымнар, өлкән әбиләребез белән җыялабыз да чигү чигәбез. Чигүгә килгәндә, бу шөгыльне яшьтән үк ярата идем мин. Бөтен бизәкләрен үзем уйлап табам, рәсемнәрен дә үзем ясыйм. Бу шөгылемне авылда күреп-белеп алдылар да, клубта махсус түгәрәк оештырырга тәкъдим иттеләр. Без авылда сөлгеләр, тастымаллар, мендәр тышлары, уенчыклар, картиналар чигәбез, кәләпүшләрне бизәкләп куябыз, колач-колач роза чәчәкләре, шәлләр бәйлибез.
Махсус хәрби операция башлангач, шул ук апалар белән волонтерлар төркеме оештырдык һәм маскировка челтәрләре үрә башладык. Егетләребезгә шулай булса да ярдәмебез тисен дибез», – дип сөйләде безгә Әлфия ханым Дөлфанурова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев