Чаллыда Россия милли театрлары фестивале старт алды
Фестиваль 30дан артык мәдәни вакыйганы үз эченә ала һәм 28 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Чаллыда Россия милли театрларының III фестивале ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ачылу тантанасы «Мастеровые» рус драма театрында узды. Кич белән шунда ук Горномарийск драма театры труппасы «Левша» трагифарсын тамашачыга тәкъдим итте. Әлеге спектакль театрның яңа сезон премьерасы булып тора.
Фестиваль быел киң программа белән уза: анда 30дан артык чара каралган, шул исәптән төрле театр куелышлары. Катнашучылар өчен һөнәри юнәлештәге махсус программа да әзерләнгән.
Ачылышта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова быелның Россия халыклары бердәмлеге елы булуын искәртте. Ул шулай ук елның истәлекле даталарга бай булуын билгеләп үтте, шул исәптән «Сәйяр» труппасыннан башланган татар театрының 120 еллыгы, Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариев юбилейлары.
Министр Россия Мәдәният министрлыгына мәдәни проектларны һәм инфраструктураны үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, федераль ярдәм нәтиҗәсендә Чаллыда өч яңа театр мәйданчыгы булдырылган. Ул шулай ук РФ мәдәният министры Ольга Любимованың фестиваль башлану уңаеннан юллаган сәлам сүзләрен укып узды.
Фестиваль Чаллының төрле мәйданчыкларында бер айдан артык дәвам итәчәк һәм 28 июльгә кадәр узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев