Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Театр – тормыш мәктәбе

Күптән түгел Югары Байлар авылы клубында авыл үзешчәннәре көче белән Гөлшат Зәйнәшеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» дип исемләнгән спектакле сәхнәләштерелде. Авыл клубына кеше күпләп җыелды. Иң сөендергәне: спектакльне карарга күрше авыллардан да кунаклар килгән иде.

Төп рольне - Гайфи бабайны, авылыбызның хөрмәтле кешесе Равил Галимәрдәнов уйнады. Спектакль башыннан ук ул - сугыш ветераны, балта остасы, балаларына һәм оныкларына аз-маз булса да әйбер ясап, койма тотып эшләп йөри. Үз роленең чын остасы, профессионал артист диярсең! Ә аның кызы Наилә образын Илүзә Димиева сәхнәләштерде. Наилә үзенең малайларын фатирлы итәр өчен әтисе Гайфине бай карчыклар белән таныштыру эше белән шөгыльләнә. Наиләнең улы Рөстәм булып Илдус Хәмәтҗанов уйнады. Ул беркайда да эшләми, укымый, өйләнү ягын гына карап йөри. Гайфинең күршесе - саңгырау Саттар ролендә Дамир Сәлахов булды. Гайфине үз йортына кертмәкче булып килгән бай абыстай ролен Рима Хәмәтҗанова бик килештереп башкарды. Үзе Гайфи карт йортына килеп тормакчы экстрасенс Суфия ролен Альмира Сәләхетдинова профессионал артистлар кебек башкарды. Картлар йортында яшәүче Зәкия ролен Фәнзия Имамиева үзенә генә хас тыйнак, төпле фикерле туташ булып, образга керде. Рөстәмнең булачак хатынын - Гайфинең киленен - Марина Сәлахова гаҗәеп оста башкарды. Барысының да рольләре үзләренә туры килә. Гәрчә алдыбызда атаклы артистлар! Авылыбызның үзешчән артистларына сокланып, горурланып утырдык без!

Спектакль тәмамлангач, клуб хезмәткәрләре артистларны уңышлы чыгыш ясаулары белән котлап, гаиләләренә һәм үзләренә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, авыл халкын тагын да бай эчтәлекле, тирән фикерле сәхнә әсәрләре белән сөендерүләрен теләп калды. Соңыннан исә кечкенә генә бүләкләрен дә тапшырды. Тамашачылар дәррәү кул чабып, аягүрә басып, артистларыбызны алкышладылар.

«Югары Байлар халкының күңелле традицияләрен дәвам итеп, янып, ялкынланып яшәгез. Уңышлар юлдаш булсын сезгә», - дип сүзен тәмамлады клуб мөдире Әлфия Дөлфәнурова. Спектакль, чыннан да, әле бик озак безнең күңелләрдә сакланыр, дип язды редакциябезгә Югары Байлар авылыннан Эльмира Садриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев