Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният ул – халыкларның милли мирасын торгызу

Круглое Поле поселогының мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан районкүләм чара үткәрелде. Анда мәдәният хезмәткәрләре, тармак ветераннары чакырылган һәм ул бик матур оештырылган иде.

Мин «Якты юл» («Светлый путь») газетасы чыга башлаганнан бирле аның мәдәният бүлеген җитәкләдем. Шуңа күрә кунак итеп чакырылган ветераннар белән очрашу аеруча кадерле минутлар бүләк итте, күңелдәге хатирәләр яңарды. КамАЗ төзелеше елларында районның мәдәният тармагы, кем әйтмешли, гөрләп торды. Бәхетемә, мин шул иҗат казанында кайнап, мәдәният хезмәткәрләре белән аралашып яшәдем. Нинди генә чаралар, бәйрәмнәр, фестиваль һәм конкурслар үткәрелмәде, авыл саен диярлек театр коллективлары барлыкка килде. Ул чорда районның идеология фронтын җитәкләгән Фәимә Гыйниятуллина шулар хакында тәфсилләп сөйләде. Бүген мәдәният бүлеген җитәкләүче Алсу Җаббарова ветераннарга ихлас рәхмәтен җиткерде, соңыннан узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде.

Мәдәният тармагында эшләүчеләрнең бик күбесенең районның Мактау грамоталары белән бүләкләнүе дә шулар хакында сөйли.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан үткәрелгән кичә чәй өстәле янында, район үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды, дип хәбәр итте З. Заһитова.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу һәм башка материалларны сез «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru/), «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркеменнән (http://vk.com/club54482574) һәм рәсми «бите»ннән (https://vk.com/id244993453) укый аласыз. Шунда ук чаралардан фоторепортажлар да урнаштырылган. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев