Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Тиздән бәйрәмнәр. Май башындагы ял көннәре атнага тула. Һава температурасы да уңай тора, кыскасы, табигатьнең үзенә чакыра торган чагы. Кемнәрдер бу көннәрдә ял итәргә ашыгачак, кемдер каралты-кура тирәләрендә, башка урыннарда җыештыру эшләре белән мәш киләчәк.

Елның бу вакыты, кызганычка каршы, янгыннарга да бай була. Чүп яндыруның, урманда учак ягуның фаҗигагә китергән очраклары байтак. Янгын сүндерүчеләр халыктан бу чорда аеруча сак булуларын сорыйлар. Бурдан кала, уттан калмый, дигән мәкальне әлеге очракта ничә кабатласаң да таман булыр.

25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелде. Район башлыгы Васил Хаҗиевның "Урманнарны, җирле пунктларны һәм башка территорияләрне янгыннан саклау чаралары турында"гы карары нигезендә, әлеге режим район территориясендә дә дәвам итәчәк. Карар районның торак пунктларында, оешма-предприятиеләрендә янгын куркынычсызлыгының беренчел чаралары белән тәэмин итүне оештыруны үз эченә ала.

Янгын күзәтчелеге хезмәте мәгълүматлары буенча, быел район территориясендә коры үлән һәм чүп яну очракларының кисәк артуы күзәтелә. Соңгы бер атна эчендә генә дә, мәсәлән, 20дән артык шундый очрак теркәлгән. Бәхеткә, матди зыян килмәгән. Узган елларга күз салганда исә утның коймаларга, бакча йортларына, мунчаларга, сарайларга, торак йортларга үрләү очраклары шактый күзәтелгән. Районда язгы-җәйге чорда берничә йорт рәттән утырып янган вакытлар да булды. Моннан ике-өч ел элек кенә, мәсәлән, күрше Сарман районының Шыгай авылында чүп яндыру аркасында рәттән алты йорт нигезенә кадәр янып бетте. Әле быел гына Магадан өлкәсендә 84 йортлы поселокның тулысынча янып көлгә әйләнүе, кеше үлемнәре турында хәбәр иттеләр. Күз алдына китерсәң, чәчләр үрә торырлык. Ялкынның үрләп китүенә бер мизгел җитә. Коры һәм җилле көннәрдә бигрәк тә. Шырпы кабызучының үзенә генә түгел, бер гаебе булмаган күпме кешегә зыян килә. Җитмәсә, йорт-җирең иминиятләштерелмәгән икән, бернинди ярдәмгә дә өметләнәсе юк.

Урманнарда янгын чыгулар да, кызганычка каршы, теркәлеп тора. Дөрес, безнең районда быел андый очрак булмаган. Без табигатькә чыгуны тыя алмыйбыз, диләр янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре. Ләкин урманда учак ягу, ярамаган урында тәмәке тарту закон белән тыела. Янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда гражданнардан 2 мең сумнан башлап 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затлардан 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затлардан 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф түләтелә. Бу гадәти чордагы штрафлардан ике мәртәбә күбрәк.

2010 елда Бурятиядә булган бер фаҗига билгеле. Сүндерелмичә җиргә ташланган тәмәке төпчегеннән урманга 581 млн сумлык зыян килә. Гаепле кеше хөкемгә тартылып, суд аннан дәүләткә китергән зыянын капларга дигән карар чыгара. Коточарлык, түлисе бурычың балаларыңа, оныкларыңа күчәргә мөмкин.

Реклама

Район территориясендәге урманнарның гомуми мәйданы 23,95 мең гектарны тәшкил итә. Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында әйтелгәнчә, урманнарда янгыннар чыккан очракта бездә 4360 кешене берләштергән 1445 торак йорт, 1520 бакча йортын үз эченә алган 2 ширкәт, 2 сәламәтләндерү үзәге, 42 ял базасы, 4 ял лагере зыян күрергә мөмкин.

Бездә урман эчендә яки терәлеп урнашкан берничә торак пункт бар. Андыйлар исәбенә Ильичевка, Яңа Мусабай авыллары, Белоус, "Татарстан" совхозы поселоклары керә. Бүгенге көндә аларның һәрберсендә янгын куркынычсызлыгы паспортлары төзелгән. Алар һәр ел саен тикшерелеп, яңартылып тора.

Кагыйдә буенча, урман белән авыл арасы 50 метрдан ким булмаска тиеш. Табигый байлыгыбызны, шулай ук җирле пунктларны бәла-казадан саклау максатыннан урман чиген киңлеге дүрт метрдан да ким булмаган сөрелгән полосалар аерып торуы мәҗбүри. Янгын күзәтчелегенең район бүлегендә хәбәр итүләренчә, бүген урман әйләнәсендәге мондый полосаларны яңартып сөрү эше бара.

Бәла-казаларны булдырмау, табигый байлыкларыбызны саклау, нигездә, үзебездән тора. Игътибарлылык, куркынычсызлык чаралары - беренче чиратта үтәлергә тиешле шартлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын куркынычсызлыгы янгын янгынга каршы махсус режим