Уен автоматлары авылга да килеп җитте
Азартлы уеннарның киң таралуы күзәтелә Районда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 8 процентка кимеде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, шулай ук алдан планлаштырып эшләнгән, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән җинаятьләрнең артуы күзәтелде. Алты үтерү очрагының бишесе рәсми рәвештә ачылды.
2004 елда хәбәрсез югалган дип танылып эзләүгә бирелгән Круглое Поле поселогында яшәгән берәүне үтерү очрагы ачылмыйча калды. Әлеге кешенең гәүдәсе табылмады. Район территориясендә азартлы уеннарны оештыру һәм үткәрү белән бәйле эшчәнлекнең киң тарала баруы күзәтелә. Ял итү базаларында һәм юл кырыйларында урнашкан кайбер хезмәт күрсәтү объектларында системалы рәвештә уен автоматлары һәм башка төрле уен җиһазлары кулланудан алына. Әлеге ситуация хокук саклау органнары тарафыннан актив чаралар күрелүен таләп итә.
Җинаятьчелеккә каршы тору максатыннан узган ел ахырында район Советы тарафыннан яңа комплекслы программа расланды, төрле профилактик чараларга финанс чыгымнары каралган әлеге программаның үтәлеше һәрдаим контрольдә торачак.
Хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәшен координацияләү - прокуратура карамагында. 2012 елда 4 шундый координацион киңәшмә һәм башка ведомстволар белән берлектә күптөрле максатчан чаралар үткәрелде.
Жинаятьләрнең һәм административ хокук бозуларның төрләре |
2011 елның 12 аенда |
2012 елның 12 аенда |
Теркәлгән җинаятьләр саны |
470 |
433 |
Ачылган җинаятьләр |
365 |
312 |
Теркәлгән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр |
111 |
129 |
Ачылган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр |
85 |
73 |
Элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган җинаятьләр |
137 |
125 |
Исерек хәлдә кылынган җинаятьләр |
46 |
41 |
Җәмәгать урыннарында кылынган җинаятьләр |
35 |
29 |
Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр |
6 |
4 |
Шул исәптән теркәлгән: |
|
|
Үтерүләр (ачылганнары) |
4 (4) |
6 (5) |
Кеше сәламәтлегенә аеруча авыр зыян салулар (ачылганнары) |
3 (3) |
11 (10) |
Көчләүләр һәм башка җенси җинаятьләр (ачылганнары) |
2 (1) |
1 (1) |
Урлаулар (ачылганнары) |
194 (123) |
190 (97) |
Талаулар (ачылганнары) |
10 (9) |
8 (8) |
Талау максаты белән һөҗүм итү (ачылганнары) |
4 (2) |
3 (3) |
Мошенниклык юлы белән талау (ачылганнары) |
34 (28) |
23 (21) |
Янау юлы белән талау (ачылганнары) |
0 |
1 (1) |
Транспорт урлау очраклары (ачылганнары) |
12 (10) |
14 (14) |
Чит милекне яндыру |
6 (3) |
4 (1) |
Корал һәм хәрби кирәк-яракларның законсыз әйләнеше (ачылганнары) |
17 (10) |
11 (4) |
Наркотикларның законсыз әйләнеше |
43 (32) |
22 (14) |
Авыр нәтиҗәләргә китергән юл йөрү кагыйдәләрен бозулар (ачылганнары) |
19 (19) |
28 (28) |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев