Канун. хокук. җәмәгать тәртибе тег белән яңалыклар
-
Юристларга сорауларны күп бирделәр
Редакциядә халыкка юридик ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелгән чираттагы очрашу узды. Шалтыратучылар, юристлар белән очрашуга килүчеләр күп булды. Шуңа күрә киләсе кабул итүнең вакытын бер сәгатькә озынайтырга дигән карарга килдек. 19 февральдә узачак чираттагы мондый чара сәгать 9 дан 12 гә кадәр дәвам итәчәк.
-
Куркыныч турында алдан кисәтү – коткару дигән сүз
Табигать "чыгымлау" яки техноген сәбәпләр аркасында гадәттән тыш хәлнең теләсә кайчан һәм теләсә кайсы урында килеп чыгуы ихтимал. Күпсанлы буалары, сулыклары булган безнең районда да мондый хәлләр булмас дип кистереп әйтә алмыйбыз. Моннан тыш, бездә кешеләр һәм тирә-як мохит өчен куркыныч объектлар, предприятиеләр дә бар. Катастрофалар табигать шартлары, техноген сәбәпләр...
-
Кирәк җиргә хәбәр ит
Район прокуроры Марат Әхәтов җитәкчелегендә Башкарма комитет, хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында узган ведомствоара утырышта авыл клублары, мәктәп, полиция терәк пунктларында махсус тартмалар куярга кирәк диелде. Анда авыл халкы тәртип бозу, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше турындагы хәбәрләрне калдырырга мөмкин. Бу чара шәһәрдән читтә урнашкан торак пунктларда җәмәгать тәртибен саклау, халыктан...
-
Җинаятьләр саны арта
Җинаятьчелекне булдырмау буенча хокук органнарының яртыеллык эшчәнлегенә йомгак ясалды. Һәр юнәлештә башкарылган эшләр җентекләп анализланды, чаралар билгеләнде. Соңгы берничә елга беренче тапкыр район биләмәсендә җинаятьчелекнең артуы күзәтелә. Җинаятьләрне ачу да 74тән 84 процентка кадәр үскән.
-
Талауда гаепләнүче җаваплылыкка тартылды
Бәтке авылында яшәүче 25 яшьлек ир-ат РФ Җинаятьләр Кодексының 161 маддәсе, 2нче өлеше, "г" пунктына караган (талау, чит кеше милеген ачык рәвештә урлау) җинаятьтә гаепле дип табылды һәм Тукай район суды карары нигезендә 2 ел сынау шарты белән шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.
-
Чит ил гражданын законлы рәвештә эшкә ал
Соңгы елларда Татарстанга чит ил гражданнарының күпләп килүе һәм биредә теркәлүе күзәтелә. Һәр ел саен 2 меңгә якын предприятие һәм оешма, шәхси эшмәкәрләр чит илдән килгәннәрне законлы рәвештә эшкә алалар. Федераль миграция хезмәте чит ил гражданнарының һәм аларга эш бирүчеләрнең миграция өлкәсендәге РФ законнарын үтәүләрен тикшереп тора.
-
Инвалидны эшкә алмасаң – штраф салалар
Халыкның мәшгульлегенә, социаль яклауга кагылышлы законнарга һәм РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының инвалидларны яклау һәм аларны эш белән тәэмин итүгә караган өлешенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер эш бирүчеләр инвалидлар өчен махсус эш урыннары булдырырга, бу урыннар турындагы мәгълүматларны үз эченә алган боерык һәм күрсәтмәләр чыгарырга бурычлы. Мондый эш урыннары булдырмаган,...
-
Уен автоматлары авылга да килеп җитте
Азартлы уеннарның киң таралуы күзәтелә Районда теркәлгән җинаятьләрнең гомуми саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда быел 8 процентка кимеде. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләрнең, элек хөкем ителгәннәр тарафыннан кылынган, шулай ук алдан планлаштырып эшләнгән, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән җинаятьләрнең артуы күзәтелде. Алты үтерү очрагының бишесе рәсми рәвештә ачылды.
-
Хезмәт хакын вакытында алмасаң...
Район прокуратурасы узган елда үз эшчәнлегендә район предприятиеләре, учреждениеләрендә, муниципаль районда теркәлгән башка оешмаларда хезмәт турындагы законның хезмәт хакын вакытында түләүгә кагылган өлешенең ничек үтәлүенә җитди игътибар бирде. Үткәрелгән тикшерүләр вакытында 989 закон бозу очрагы ачылды. Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында алуга булган хокукларын бозуны булдырмауны таләп иткән 20 тәкъдим кертелде....
-
Федераль эзләүдәге җинаятьчене тотканнар
Сосновый Бор поселогында шәхси йортта яшәүче С. ханым өенә кайтып керә һәм ватылган тәрәзәгә, идәндә аунап яткан чит кроссовкаларга, ачылган шампан шәрабе шешәсенә юлыга. Бүлмәдә йоклап яткан улын уята да, тиз генә кар өстендә калган эзеннән басу буйлап карак артыннан чыгып йөгерә. Алдан чапкан ир-атны күреп ала, ләкин куып тота...
-
Яңа эшкә керсәң – хәбәр ит
Район прокуратурасы "Торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖдә коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерде. "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль Закон нигезендә (№273, 12 маддә, 4 пункт, 25.12.2008), элек дәүләт яки муниципаль хезмәт башкарган, РФнең норматив-хокукый актларына нигезләнеп төзелгән исемлеккә кергән гражданин эштән киткәннән соң ике ел дәвамында яңа урында хезмәт килешүе төзегән...
-
Экстремистларның активлыгы кимеми
Экстремизм - бүгенге җәмгыяттә иң зур борчу тудырган тискәре күренешләрнең берсе. Террорлык актлары нәтиҗәсендә бер гаепләре булмаган бик күпләрнең гомере өзелә. Соңгы елларда Идел буе регионында ислам экстремистик төркемнәре үз эшчәнлекләрен көчәйтте. Әлеге төркемнәрнең үз карашларын яшьләр арасында таратуы аеруча куркыныч тудыра. Бу җәһәттән, районда яшәүчеләрдән, аеруча яшьләрдән, дини-экстремистик чакыруларга...
-
Сезгә карата җинаятьчел гамәл кылынса нәрсә эшләргә?
Җавап бер генә: ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә. Эчке эшләр бүлегендә сезнең гаризаны (мөрәҗәгатьне) кабул итү мәҗбүри итеп куелган. "Иртәгә килегез...", "Бу безнең биләмәдә кылынмаган..." кебек сылтауларны хезмәт вазыйфасын намус белән үтәргә теләмәгән полиция хезмәткәре генә әйтә ала.