«Тукай оныклары» проекты: Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле
Дуслар, дулкынландыргыч мизгел җитте! Сезнең активлыгыгыз безне сокландырды. Онлайн-тавыш бирү барышында 3000нән артык тавыш җыелды! Һәр бирелгән тавыш, һәр җылы сүз безнең өчен чиксез кадерле. Рәхмәт сезгә, дуслар!
Без яхшы аңлыйбыз: онлайн-тавыш бирү — ул башкару осталыгын бәяләү генә түгел, ә дусларның, туганнарның һәм якыннарның бердәмлеген сынаучы матур ярыш та. Нәкъ менә иң зур һәм иң бердәм ярдәм төркеме туплаган катнашучылар бүген лидерлар сафына басты.
Шунысы мөһим: безнең өчен һәр катнашучы — җиңүче.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның мирасын саклау, аның үлемсез иҗатын яңа буынга җиткерү — үзе үк олы хезмәт. Балаларның ихласлыгы, күңел җылысы һәм тырышлыгы тавышлар саныннан һәрвакыт югарырак торачак.
Безнең җиңүчеләр: Кашапов Раян, Мингалеев Раян - Габдулла Тукай «Гали белән кәжә»; Фахриев Самат - Габдулла Тукай «Пар ат»; Хузин Самат - Габдулла Тукай «Кызыклы шәкерт».
Балаларны, аларның әти-әниләрен һәм остазларын бу матур җиңү белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Җиңүчеләрне 27 апрельдә сәгать 16:00дә редакциябезгә чакырабыз. Сезне партнерыбыз әзерләгән махсус бүләкләр көтә.
Проектның һәр катнашучысына электрон диплом тапшырыла. Моның өчен безнең электрон почтага хат юллавыгызны сорыйбыз: yakti.ul76@gmail.com
Тукай мирасын сакларга өлеш керткәнегез һәм балаларда әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләгәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев