ТР Диния Нәзарәте «Хәләл» комитеты беренче булып яңа ГОСТ буенча тикшерү үтте
ТР Мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча Комитет Россиянең барлык сертификация органнары арасында беренче булып Росаккредитация тикшерүен уңышлы узды һәм ГОСТ Р 70402-2024 таләпләренә туры килә, дип танылды - бу хакта ТР МДН сайты хәбәр итә.
Яңа ГОСТ — хәләл сертификация органнары өчен Россиянең милли стандарты, ул 3 февральдән гамәлдә һәм халыкара стандартларны (GSO, SMIIC, ISO/IEC 17065) исәпкә алып эшләнгән.
Хәзер Комитет — Россиядә әлеге стандартка туры килә торган бердәнбер орган һәм дәүләт аккредитациясе алган. Бу продукциянең ышанычлылыгын тәэмин итә, дәүләт күзәтчелеге һәм халыкара принциплар буенча эшләүне гарантияли.
Аккредитация барышында оешманың сыйфат белән идарә итү системасы, хәләл аудит процедуралары, гаделлекне контрольдә тоту механизмнары һәм персонал компетенциясе тикшерелде. Шулай ук техник экспертлар һәм аудитлар барлыгы бәяләнде.
Комитет 1999 елдан эшли, Россия мөселманнары арасында ышанычлы орган булып тора. Аның сертификациясе 22 илдә таныла, бу экспорт мөмкинлекләрен арттыра. Казанышлар арасында SMIIC буенча халыкара аккредитация, Малайзиянең JAKIM һәм Дубайның EIAC аккредитацияләре бар.
Фото һәм мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев