Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Татарстанда азан әйтү бәйгесе уздырыла

Татарстанда татар мәкаме буенча азан әйтү бәйгесе үткәрелә, шул ук вакытта махсус әзерлек курсы да оештырыла. Катнашырга 7–13 яшьлек малайлар һәм яшүсмерләр чакырыла. Бәйгене “Рухи моң” иҗат берләшмәсе уздыра.

Бәйге кагыйдәләре буенча, азан татар мәкаме белән әйтелергә һәм милли көйгә нигезләнергә тиеш. Төп таләпләр – тәҗвид кагыйдәләрен саклау, иҗек озынлыгын дөрес тоту, гарәп авазларын дөрес әйтү. Моннан тыш, азан тыңлаучыга күңелле һәм җылы тәэсир калдырырга тиеш.

“Азан белгән малайларны һәм өйрәнергә теләгәннәрне дә чакырабыз. Безнең максат – һәр теләге булганны өйрәтү, чөнки һәр ир-ат азан әйтә белергә тиеш!” – дип белдерде бәйгене оештыручы Марсель Әхмәдуллин.

Бәйге этаплары:

  • 1 этап – катнашучыларны 3 мартка кадәр теркәү;

  • 3–10 март – балаларга дистанцион рәвештә белем бирү;

  • 11–12 март – видеолар кабул итү;

  • 15 март – финал һәм бүләкләү.

Төп бүләк – Гомрәгә сертификат, финалга чыкканнар кыйммәтле бүләкләр алачак. Шулай ук курсны уңышлы тәмамлаган һәр катнашучыга татлы җыелма, медаль һәм сертификат тапшырылачак.

Фото һәм мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев