Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Дин вә мәгыйшәт

Фитр сәдакасын ничек бирергә - азык-төлек беләнме яки акчалатамы?

Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.

Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый! Моннан тыш, фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.

Шулай ук мөселман кешесе фитр сәдакасын, үзеннән тыш, балигълыкка җитмәгән кечкенә балалары өчен дә таратырга тиеш. Мөселман кешесе ата-анасы, хатыны яки балигъ булган балалары өчен фитр сәдакасы таратырга тиеш түгел, чөнки аларның аның милкенә хокукы юк. Әгәр аның теләге бар икән, ул алар өчен фитр сәдакасын түли ала. Әмма алар бу хакта белергә тиеш.

Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ,  ураза тотучыларны буш уздырылган вакыттан һәм буш сүздән чистарту өчен, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр сәдакасын түләү бурычын куйды. Фитр сәдакасын (бәйрәм) намазына кадәр түләү мәҗбүри. Ислам күзлегеннән караганда, фитр сәдакасын бәйрәм намазыннан соң түләү хупланмый, чөнки ул вакытында түләнмәгән булып санала. Шуңа күрә фитр сәдакасын Рамазан ае башыннан ук түли башларга мөмкин.

Ә түләүләр күләменә килгәндә, Пәйгамбәребез ﷺ чорында  фитр сәдакасын шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча ике килограммга туры килә, йөзем күләме бер сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча дүрт килограммга туры килә.

Бүгенге көндә әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма күренеп тора. Шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән продуктларның һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны  - 200 сум, ә иң югары бәясе - 1200 сум. Шуңа күрә фитр сәдакасының минималь күләме - 200, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 1200 сум тәшкил итте.

Мәгълүмат ТР МДН сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев