Фидия
Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучыларга тотылмый калган һәр көн өчен быел 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.
Ураза тотарлык хәле булмаган озак авырган кешләр һәм бик олы яшьтәге кешеләр уразаның төшереп калдырган һәр көне өчен фидия түлиләр. Фидиянең күләме нәкъ фитр сәдакасы шикелле хисаплана. Фидияне Рамазан аеның башында да, уртасында һәм ахырында да бирергә була.
Фидияне үзең теләгәнчә бер генә фәкыйрь кешегә бирергә яисә берничә кешегә таратырга да мөмкин. Әгәр мөселман кешенең фидия өләшергә көченннән килми икән, ул вакытта Аллаһтан гафу теләргә тиеш.
Әгәр озак авырган кеше инде савыкса, яисә карт кешегә уразасын тотарлык көч-хәл керсә, алар калдырган көннәре өчен уразаны каза итеп тотарга бурычлы. Әлеге очракта бирелгән фидияләре сәдака булып санала.
“Ислам дине нигезләре” китабыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев