«Татарстан» совхоз поселогы китапханәсендә балалар өчен мастер-класс узды
Биредә балалар өчен «Диңгез дөньясы» исемле танып-белү мастер-классы оештырылды. Чарада катнашучылар үз куллары белән декоратив колба эченә су асты дөньясы композициясен җыйдылар.
Иҗат барышында балалар океанда яшәүче балыкларның исемнәрен, аларның хәрәкәт итү ысулларын искә төшерделәр, шулай ук коралл рифлары һәм диңгез тирәнлекләре серләре турында сөйләштеләр. Чара ахырында исә һәр бала үзенең мини-аквариумын өенә истәлек итеп алып кайтты.
Фотолар: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев