«Шәфкать» үзәгендә өлкәннәр нейротренажёрлар ярдәмендә хәтерне ныгыта
Тукай районының «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар белән эштә яңа технология — нейротренажёрлар куллана башлады. Нейробика буенча махсус дәресләр баш миен активлаштырырга һәм нейрон бәйләнешләрен ныгытырга юнәлдерелгән.
Конкрет функцияләрне үстерүче классик когнитив күнегүләрдән аермалы буларак, нейробика киңрәк колачта эшли. Ул берьюлы берничә сизү органын җәлеп итә, акыл һәм моторика бурычларын берләштерә. Нейробикада иң мөһиме — биремнәрнең катлаулылыгы түгел, ә аларның гадәти булмавы. Нәкъ менә шундый яңа төрле күнегүләр баш миен актив эшләргә мәҗбүр итә һәм хәтерне яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев