Мусабай-Завод урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган район конкурсының мәктәп этабы узды. Анда аталар уллары белән бергә бердәмлекне һәм җитезлекне сыный торган спорт эстафеталарында катнашты.
Бәйрәм искиткеч җылы, күңелле һәм шул ук вакытта кызу көч сынашу мохитендә үтте. Командалар җитезлек һәм тизлек кенә түгел, иң мөһиме — бердәмлек һәм бер-береңне яклау сыйфатларын күрсәттеләр. Балаларның үз әтиләре өчен җан атуларын, ә әтиләрнең улларына ярдәм итеп, «Син булдырасың, әйдә тагын бер аз!» дип дәртләндереп торуларын күрүе үзе бер бәхет иде.
Программада төрле сынаулар каралган иде: туплар белән эстафеталар; төрле тоткарлыклар аша йөгерү; координациягә һәм зирәклеккә бирелгән биремнәр.
Биредә баллар һәм секундлар түгел, ә баланың әтисенең кулыннан кысып тотып: «Без булдырабыз!»дип кычкырган һәм бергәләп җиңүгә ирешкән мизгелләре иң кыйммәтлесе булды. Мондый чаралар гаилә көче — бердәмлектә һәм үзара ярдәмләшүдә икәнен тагын бер тапкыр исбатлый.
Мәктәп этабында җиңүне исә Ямаловлар гаиләсен яулады. Алар хәзер район конкурсының икенче турында Мусабай-Завод авылы намусын яклаячак.
Нет комментариев