Иске Җирекледә балалар өчен 3D-күбәләкләр ясау буенча мастер-класс узды
Иске Җирекле авылындагы «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балалар өчен җәйге иҗат остаханәсе оештырылды. Чарада нәниләр төсле кәгазьдән җанлы кебек күренгән, күз явын алырлык күләмле 3D-күбәләкләр ясарга өйрәнделәр.

Остаханә барышында нәни осталар кул эшенең серләренә төшенде, фантазияләрен эшкә җигеп, һәрберсе үзенең кабатланмас җәйге бизәген тудырды. Төсле кәгазьләрне кисү, бөкләү һәм бер-берсенә беркетү аша ясалган бу әйберләр балаларга зур шатлык һәм иҗат ләззәте бүләк итте.

«Балаларның үз куллары белән башкарган хезмәте һәрвакыт иң зур бәягә лаек. Нәниләребез бүген аеруча тырыштылар, нәтиҗәдә безнең җәйге фантазиябез чынбарлыкка әверелде!» – дип уртаклашты үзенең хис-тойгылары белән «Дуслык» үзәге җитәкчесе Гөлназ Зарипова.

Фотолар: Гөлназ Зарипова тарафыннан бирелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев