Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
БДД

Яр Чаллы янында трассада ике кешене машина бәрдергән

Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт — Түбән Кама автомобиль юлында ике чит ил автомобиле һәм җәяүлеләр катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

Тукай районы Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 10 апрельдә Opel автомобиле кюветка төшеп китә. Аңа ярдәмгә «Нива» йөртүчесе туктап, машинаны кире юлга тартып чыгара. Бу вакытта «Опель» пассажирлары салоннан чыгып, юл кырыенда торган була.

Нәкъ шул мизгелдә Яр Чаллы ягыннан килүче Mazda 6 автомобиле, тизлекне дөрес сайламыйча һәм һава шартларын исәпкә алмыйча, юл кырыендагы кешеләрне бәрдерә. Аннан соң машина туктап торган Opelга барып бәрелә.

Mazda 6 руле артында 35 яшьлек Түбән Кама кешесе булган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 14 яшьлек малай һәм 18 яшьлек егет зыян күрә. Алар ашыгыч рәвештә Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә озатыла.

 «Мазда» автомобилендә йөртүченең гаиләсе, шул исәптән 2024 елда туган бала да булган. Барысы да иминлек каешларын эләктергән, аларга урында медицина ярдәме күрсәтелгән.

Ачыкланганча, әлеге йөртүче соңгы ике елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 44 тапкыр җаваплылыкка тартылган, ә авария булган көнгә биш штрафы түләнмәгән килеш калган.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев