Йөрәген нәниләргә бирә
Матур, эчтәлекле итеп, кечкенә генә хат язар өчен тел байлыгы гына түгел, күңел зирәклеге дә кирәк. Райондашларыбыз сүзгә аптырап кала торганнардан түгел анысы. Һәр көн диярлек электрон адресыбызга (yakti.ul76@gmail.com) хатлар килеп тора. Чираттагы хат Югары Суыксу авылында яшәүче Нәзирә Әхмәтовадан килеп иреште. Әлеге хатның эчтәлеге түбәндәгечә.
Әлеге язмамның герое, юбилеен - 50 яшен билгеләп үткән Зөлфия Галимҗан кызы Әбделманова. Ул - бөтен гомерен балаларга багышлаган. Зөлфия тумышы белән Актаныш ягыннан. 6 балалы гаиләдә икенче сабый булып дөньяга килә ул. Кечкенәдән үк әнисенең терәге, булышчысы булып үсә. Үзеннән кече апай-сеңелләре өчен җаваплылык тоя, аларга һәрвакыт ярдәм итә. Башка эшләрдә дә кызчыкның тырышлыгы, үҗәтлеге сизелеп тора. Язмыш җилләре Зөлфияне Югары Суыксу егете - Хәмзә белән таныштыра. Матур гына гаилә корып җибәрә алар. Яшь парның сөенечләре булып бер малай һәм бер кыз дөньяга аваз сала.
1985 елда Зөлфия Түбән Суыксу авылындагы «Ак каен» балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаша. Тәрбияче булу - әлеге һөнәр иясеннән иҗади сәләт тә, көндәлек җаваплылык та, кечкенә генә уңышны зур итеп кабул итә белүне дә таләп итә. Зөлфия нәкъ менә шушы сыйфатларга ия. Тәрбияче өчен иң мөһиме - бала күңелен аңлау. Ул балаларны үз әниләре кебек яратып, аларның һәр уңышын үзенеке кебек кабул итә белә. Зөлфия Галимҗан кызы нәниләргә белем бирүче, дөньяны танып белергә өйрәтүче укытучы да. Аның кулында - шушы балаларның киләчәге. Сабыйларның тормышына сукмак бүгеннән салына. Шушы сукмактан кулга-кул тотынышып атлавы, балаларга катлаулы тормыш серләрен гади генә итеп аңлата белүе олы мактауларга лаек.
Зөлфия рәссам талантына да ия. Рәсем ясау осталыгы аңа тумыштан бирелгән, беркая да укып өйрәнмәгән ул. Кирәк икән пумала, кирәк икән кул бармаклары белән тиз генә сызгалый да, карап туймаслык пейзажлар, кеше портретлары иҗат итә. Аның булышлыгы белән ясалган рәсемнәр район, республика бәйгеләрендә һәрвакыт лаеклы урын ала.
Гаиләдә дә ул - уңган хуҗабикә, үрнәк хатын. 26 ел кайнана, каената белән гомер итеп, үз ата-анасы кебек хөрмәтләп, кадерләп аларны бакыйлыкка озатты. Өенә күз салсак, һәр җирдә чисталык, пөхтәлек. Бакчасында берсеннән-берсе матур чәчәкләр үсә, алтмыштан артык төрлесе бар! Шуларның арасында ник бер чүп әсәре булсын!
Кеше гомере яшәгән еллар белән түгел, ә бәлки эшләнгән эшләре, тормышында калдырган эзләре белән исәпләнәдер. Булганлык, ягымлылык, мөлаемлылык - шушы сыйфатларның барысын да үзенә сыйдырган Зөлфиягә киләчәктә дә бәхетле озын гомер, эшендә - балалар дөньясында яратып, рәхәтләнеп эшләвен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев