Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Игенчелек, орлыкчылык, терлекчелек – бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән

Районыбызда урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. Аграрийлар эш фронтын берничә юнәлештә алып бара.

Районда ашлык уңышы гектарыннан 43,9 центнер тәшкил итә

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча әлегә 12705 гектар мәйданда ашлык җыеп алынган. Уңыш гектарыннан 43,9 центнер чыга. Бу – барлык мәйданның 32% ын тәшкил итә. «Кама Агрофирма»сында – 45,9, «Кама Беконы»нда – 40,1, «Гигант» ҖЧҖдә – 44,4, «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесендә54,6 центнер уңыш чыга. Җитештерү предприятиеләре, КФХлар урып-суктырылган бөртеклеләрне хуҗалыкларында булган киптерү агрегатлары аша үткәрәләр (җилләтәләр).

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов эшлекле дүшәмбедә аграрийлар алдында торган бурычлар хакында сөйләп үтте. Тукай районы җирлегендә хезмәт куючы крестьян фермер хуҗалыклары ашлык саклау амбарларында бөртекле ашлык җилләтелсен өчен актив рәвештә вентиляция агрегатларының эшләп торуын тәэмин итәргә тиеш. Күп көч, вакыт сарыф итеп үстерелгән һәм җыеп алынган уңыш әрәм-шәрәм булмасын өчен бөртекле ашлык өемнәрендә температураны даими рәвештә тикшереп торырга бурычлы. Бөртекле ашлык массасында температура 20-30 градус булырга тиеш. 

Ашлыгы урып-җыелган басуларда 2027 ел уңышы өчен туфракны эшкәртү: җирләрне сөрү, дисклау эшләре, асылда үз вакытында башкарыла. Бу юнәлештә «Кама» агрофирмасы яхшы эшли. Үзвакытында басуларны эшкәртү туфракта дым саклауга булышлык итә. Шуның белән беррәттән ягулык-майлау материалларына да сизелерлек экономия ясала. 

4400 тонна печән төргәкләнде

Районда 56,3 мең гектар җир туңга сөрелергә тиеш. Шуның 3,9 мең гектары эшкәртелгән. Бу барлык мәйданның 7,5 % ын тәшкил итә.  Быел 12134 гектар җирдә уҗым культуралары чәчүне планлаштырылган иде. Бу эш уңышлы дәвам итә. 

Районыбызда терлекчелек тармагы да алга киткән. Мал азыгы әзерләү динамикалы бара. 7943 гектар җирдә күпьеллык үлән чабылды, 42000 тонна яшел масса чабылып-туракланып сенажга салынды, 4400 тонна печән төргәкләнде. Хуҗалыклар берьеллык үләннәрне һәм икенче катка күпьеллык үләннәрне чабып сенаж салалар. 

Тәүлеклек тулаем савым 86,0 тонна тәшкил итеп бер сыердан уртача 22,9 килограмм сөт савыла. Агымдагы ел башыннан 2435 бозау алынган. Терлекләрне уңышлы кышлату максатыннан мал асрала торган биналарны кыска вакыт эчендә ремонтлау эшләрен башкарып чыгарга кирәк. Бу мәсьәләне уңышлы хәл итү өчен булган ресурсларны мөмкин хәтле тизрәк һәм күбрәк эшкә җигәргә туры киләчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев