Язгы бөртекле культураларны чәчү соңгы гектарларда бара
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 22 май иртәсенә районда 45 мең гектар мәйданда чәчү башкарылган, бу пландагы мәйданның 89 проценты дигән сүз.
Шул исәптән 7 мең гектарда азык культуралары чәчелгән, 95 гектарда бәрәңге, 90 гектарда яшелчә утыртылган. Язгы бөртекле культуралар 32,6 мең гектарда чәчелгән, бу – барлык мәйданның 99 проценты. Районда шикәр чөгендере тулысынча чәчелеп бетте, бу – 2,9 мең гектар. Шулай ук чәчелгән мәйданнарны чүп үләннәренә һәм төрле чирләргә каршы эшкәртү башланды. Районда 28 майдан 1 июньгә кадәр азык әзерләү техникасы әзерлеген тикшерү комиссиясе эшләр дип көтелә. Терлекчелеккә килгәндә, савым сыерлардан торган 11 көтү һәм таналардан торган 6 көтү җәйге лагерларга күчте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев