Тукай районының 50 еллык юбилеенда 50нче бала туу белән Хәмидуллиннар гаиләсен котладылар
Тукай районы өчен юбилей елында туган сабыйны һәм аның бәхетле әти-әнисен туганнары белән бергә район башлыгы Камил Нәҗмиев та тәбрикләде.
Район тарихында алтын хәрефләр белән язылачак бу вакыйга — 50 еллык юлның иң гүзәл чәчәге — 50нче бала тууы белән истә калачак.
Районыбызның 50 еллык алтын юбилеенда 50нче бала булып Раяна исемле сабый туа. Ул Мусабай-Завод авылыннан Алинә белән Динар Хәмидуллиннарның дүртенче балалары. Нарасый 27 мартта дөньяга аваз сала.
Ата-ананы, әби-бабайны бу истәлекле вакыйга белән район башлыгы Камил Нәҗмиев җылы тәбрикләде.
«Бала туу – ул могҗиза. Сезнең көтеп алынган нәниегезнең акыллы, бәхетле, матур бала булып үсүен, сезне һәрчак сөендерүен, гаиләгездә бәхет тантана итүен телим», — диде тантана барышында район башлыгы. Соңыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановның да котлау открыткасын тапшырды.
Алтын бәйрәмдә район ЗАГС бүлеге белгече Энҗе Хафизова әлеге күркәм гаилә белән таныштырып, аларның сабыйларының бик бәхетле бала булуын теләде.
Бала туу таныклыгын алганда, Алинә белән Динар Хәмидуллиннар күз яшьләрен тыеп тора алмады. Менә алар — бүгенге олы чараның хуҗалары! Гаилә башлыгы янында күз карасыдай саклап-яклап кына йөртерлек өч кыз басып тора — Камилә, Әминә һәм Ясминә. Алар кечкенә сеңелләре Раянадан күзләрен дә алмыйлар. Сокландыргыч мизгелләр булды ул!
— Дөресен генә әйткәндә һаман ышанып бетеп булмый! Безнең белән түгел кебек! Сабыебыз Раяна исеменә атап, район чарасы уздырабыз дигәч, югалып, каушап калдым хәтта. Аның 50нче бала буласын кем уйлаган?! Гомерлек истә калырлык вакыйга булды бу! — дип үз кичерешләре белән уртаклаша бәхетле ана.
Күренеп тора: бик тыйнак, сабыр, үтә дә итагатьле ул. Мондый игътибарга күнекмәгән дә хәтта. Алинәдән гаиләләре турында сораштым.
Гаилә башлыгы Динар төзелештә эшли. Алинә үзе кибеттә стучы булып хезмәт итә. Алар Мусабай-Завод авылында гомер итәләр. 11 яшьлек Камилә, 10 яшьлек Әминә авыл мәктәбендә укыйлар. 6 яшен тутырган Ясминә балалар бакчасына йөри. Сүз уңаенда, Динар Хәмидуллин үзе дә күпбалалы гаиләдән. Алар әти-әнисенә биш бала булганнар.
— Балалар – тормыш мәгънәсе бит! Алар яшәү чыганаклары! Һәрбер бала дөньяга үз ризыгы белән килә. Мин хәзер 4 тапкыр бәхетле! 4 йолдызым бар, — дип, тыйнак кына әйтеп куя Динар Хәмидуллин.
«Бала тугач, ата-ананың тормышы шатлык һәм гаҗәеп ачышлар белән тулылана. Без баланың елмаюыннан һәм беренче адымыннан башлап аның һәрбер уңышына, тормышындагы мөһим вакыйгаларына карап сөенәбез. Сезнең бурыч – кызыгызны илебезнең лаеклы гражданины итеп тәрбияләп үстерү. Нәниегез бәхетле, сау-сәламәт булып, сезнең ныклы, парлы канатлар ышыгында үссен», — дип теләде Хәмидуллиннар гаиләсенә район башлыгы Камил Нәҗмиев.
Иске Абдул мәдәният йортында узган әлеге тантана чын мәгънәсендә искиткеч матур узды. Авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре «Исем кушу», «Баланы беренче мунча кертү», «Балага сый-хөрмәт белән килү» кебек йолаларны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Менә залга яңа туган сабыен тоткан ана керә. Аның артыннан әбиләр һәм бабайлар. Өйдә олы шатлык – бәби кайткан. Әнисе сабыена күңелгә үтеп керә торган бишек җырлары көйли, олылар табын әзерли. Аннары кунак ханымнар килә, барысының да бәбине күрәсе килә. Алар тәм-томнар алып килгәннәр һәм теләкләрен тели-тели аны яшь анага тапшыралар. Ирексездән күзгә яшьләр килә… Борынгыдан килгән гореф-гадәтләребез бит бу! Алар югалмасын иде дигән теләктә каласы килә.
Чара дәвамында тантана хуҗабикәсе — кечкенә Раяна татлы йоклады. Әлбәттә, аның борчылырлык сәбәбе юк, чөнки яраткан әти-әнисе янәшәсендә. Аның исеменә атап, район башлыгы белән берлектә район чарасы оештырыла. Еллар узган саен, бу тантананың мөһимлеге тагын да артачак әле. «Мин бит ул Тукай районының Алтын юбилеенда туган 50нче бала!» дип, горурланып сөйләр әле сабый.
Дүрт кыз бала — Хәмидуллиннар гаиләсенең дүрт канатлы бәхете, ә юбилей баласы булып туган Раяна — шул бәхетнең иң якты нуры бит! Район башлыгы кулыннан алынган беренче документ сабыйның зур тарихның бер өлеше булуын раслаучы бәхет билгесе дә булып торсын.
Бәйрәмнән ФОТОЛАР МОНДА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев