Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Тукай районында наркотиклар җитештерүче лаборатория ачыкланган

Федераль иминлек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе республикада синтетик наркотиклар җитештерүче яшерен лаборатория ачыклануы турында хәбәр итте.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, Тукай районында яшәүче ике кеше интернет аша наркотиклар сату белән шөгыльләнүче оешкан төркем составына кергән, дип яза Татар-информ. Алар шәхси йортта яшерен лаборатория булдырган һәм сату өчен 3 килограммнан артык мефедрон әзерләгән.

Хокук сакчылары тарафыннан химик матдәләр, прекурсорлар һәм лаборатория җиһазлары алынган.

Әлеге факт буенча наркотикларны законсыз җитештерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Гаепләнүчеләргә 15 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Фото һәм мәгълүмат Татар-информнан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев