Тукай районы фермерлары Чаллы ярминкәсенә иң сыйфатлы продукциясен алып килде
җәмгыять

Тукай районы фермерлары Чаллы ярминкәсенә иң сыйфатлы продукциясен алып килде

Яр Чаллыда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре чоры башланды. Бүген, шимбә көнне, «Төзүче» стадионы мәйданында Тукай районы хуҗалыклары һәм фермерлары шәһәр халкына үзләре үстергән һәм җитештергән ризыкларның киң ассортиментын тәкъдим итте. Район халкы шәһәргә яңа суйган ит, сөт продуктлары һәм яңа уңыш яшелчәләрен күпләп алып килде.

Гаилә бизнесы:Тукай районы фермерлары үз продукцияләрен тәкъдим итәләр

Күпләр өчен мондый ярминкәләр — чын гаилә бизнесы. Кнәз авыл җирлегеннән бирегә килгән тату Насыйфуллиннар гаиләсе Чаллы халкына сыйфатлы сыер ите тәкъдим итте.

Фәнзилә Насыйфуллина
Фәнзилә Насыйфуллина

«Без ярминкәгә сыер ите сатарга килдек, малларны үзебез асрыйбыз. Биредә ирем Фәиз һәм улым Рәмис белән бергәләп хезмәт куябыз. Шәһәрлеләр итне бик теләп алалар, инде үз клиентларыбыз да бар. Алып килгән кадәрле продукциянең барысын да сатып бетерәбез», — дип сөйләде Фәнзилә Насыйфуллина.

Чираттагы сату ноктасында исә Чаллы халкы зур кызыксыну белән сарык итен сайлады. Биредә үз хуҗалыгында күпләп сарыклар асраучы Сиринә Әшрафуллина да үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Сиринә Әшрафуллина
Сиринә Әшрафуллина

«Без сарыкларны күпләп тотабыз. Шәһәр ярминкәләренә даими йөрибез — бу сатып алучы белән турыдан-туры очрашу өчен бик яхшы мәйданчык. Шәһәр халкы безнең продукцияне белә, ярата һәм һәрвакыт бик теләп ала, моның өчен аларга зур рәхмәт», — дип уртаклашты Сиринә Әшрафуллина.

Табигый продукциягә ихтыяҗ зур

Чаллылылар кышка запасларны зур канәгатьлек белән алдылар, чөнки турыдан-туры җитештерүчедән булган табигый продуктларның бәяләре дә күпкә кулай иде.

Ит (1 кг өчен): сөякле сыер ите — 650 сум, сарык ите — 750–800 сум, дуңгыз ите — 350–400 сум, тавык ите — 350–450 сум.

Яшелчәләр (1 кг өчен): бәрәңге — 30 сум, кабак — 20–30 сум, сарымсак — 300 сум, шәмәхә суган — 80 сум, сары суган — 45 сум, суган орлыгы (сөенчек) — 250–300 сум.

Ярминкәдәге сыйфатлы һәм кулай бәяле продукциягә ихтыяҗ зур.
Ярминкәдәге сыйфатлы һәм кулай бәяле продукциягә ихтыяҗ зур.

Җиләк-жимеш һәм бакча культуралары: кавын — 55 сум/кг, облепиха — 200 сум, алма — 250 сум (бер чиләге).

Бакчачылар өчен: чәчәк үсентеләре (рассада) киң ассортиментта тәкъдим ителде.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый шимбә базарларын уздыру яхшы традициягә әверелде. Бу шәһәрлеләрне экологик чиста ризык белән тәэмин итеп кенә калмый, җирле бизнесны да турыдан-туры яклап килә.

Ярминкәләр җирле эшмәкәрләргә үз продукциясен сату өчен яхшы мөмкинлек бирә.
Ярминкәләр җирле эшмәкәрләргә үз продукциясен сату өчен яхшы мөмкинлек бирә.

«Төзүче» мәйданчыгында бу көнне Тукай районының иҗат коллективлары кунаклар өчен җырлы-биюле тамаша оештырып, чын бәйрәм атмосферасы да тудырды.


Нет комментариев