Тукай районында яшәүче хәрби хәрәкәтләр ветераннары сайлау участокларына гаиләләре һәм оныклары белән килә. Бу хакта район буенча сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар иҗтимагый оешмасының координация советы рәисе Фәрит Галәветдинов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ветераннар һәрвакыт үзләренең гражданлык бурычына җаваплы карый. Фәрит Галәветдинов үзе дә сайлау участогына оныкларын ияртеп килгән. Ветеран бу адымы белән яшь буынга үрнәк күрсәтүен һәм илебез киләчәгенә битараф булмауны балачактан ук сеңдерергә кирәклеген билгеләп үтте.
«Сайлауларда катнашу — ул һәр гражданның, аеруча хәрби хәрәкәтләр ветераннарының изге бурычы. Без үз вакытында Ватаныбызны сакладык, ә бүген исә аның киләчәге өчен тавыш бирәбез. Сайлау участогына оныкларымны да махсус ияртеп килдем. Илебез язмышына битараф булмау, җаваплылык сыйфатларын балаларга кечкенәдән үк үз үрнәгеңдә күрсәтеп үстерергә кирәк», — дип ассызыклады Фәрит Галәветдинов.
Нет комментариев