Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Түбән Кама районында эш урынында ике кеше һәлак булган

Бүген Түбән Кама районындагы предприятиеләрнең берсендә канализация системасында геодезик эшләр башкару вакытында ике ир-атның гомере өзелгән. Фаҗига сәбәпләре ачыклана, прокуратура тикшерүне үз контроленә алган.

Бүген, 2026 елның 11 июнендә, республиканың Түбән Кама районы территориясендә урнашкан предприятиеләрнең берсендә канализация системасында геодезик эшләр башкару вакытында  29 һәм 24 яшьлек ике ир-ат һәлак булган. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен вакыйга урынына Түбән Кама шәһәр прокуроры урынбасары Линар Салахетдинов чыккан. Күзәтчелек органы тарафыннан хезмәтне саклау турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшерү оештырылган.

Моннан тыш, хокук саклау органнары үткәргән тикшерүнең барышы да прокуратура контроленә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев