ТНВда «Гаилә белән сайлыйбыз» 14 сәгатьлек телемарафоны башланды
җәмгыять

ТНВда «Гаилә белән сайлыйбыз» 14 сәгатьлек телемарафоны башланды

Бүген, 20 сентябрьдә, ТНВ каналларында «Гаилә белән сайлыйбыз» дип аталган 14 сәгатьлек махсус телемарафон бара. «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» эфирындагы программа сайлауның соңгы көненә багышланган.

Фото: ТНВ
Фото: ТНВ

Махсус эфир 8:00дә старт алды һәм 22:00гә кадәр дәвам итәчәк. Зур студиядә көн дәвамында 200дән артык кунак катнашуы көтелә. Алар арасында танылган гаиләләр, яшь парлар, хезмәт династияләре һәм гаилә юбилярлары бар.

Телемарафон барышында берничә тематик мәйданчык эшли. «Республика тавышы»нда белгечләр һәм җәмәгать вәкилләре белән әңгәмәләр узса, «Гаилә кунак бүлмәсе» күп балалы гаиләләрне һәм хезмәт династияләрен кабул итә.

Эфирда 50 ел бергә гомер иткән өч пар өчен «алтын туй» тантанасы да оештырылачак. Юбилярлар өчен чәчәкләр, балдаклар, туй документлары һәм традицион бию белән ярты гасыр элекке бәйрәм мохите торгызылачак.

Тамашачыларга 16 музыкаль номер тәкъдим ителәчәк, Татарстанның шәһәр-районнарыннан туры эфирга кушылулар булачак. Көн дәвамында җиде махсус яңалыклар чыгарылышы да әзерләнгән. Телемарафон кысаларында «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсының калган бүләкләре дә уйнатыла. Алар арасында 11 iPhone 17 смартфоны һәм Sollers ST8 автомобильләре бар.

 


Нет комментариев