Теләнче-Тамакта социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә өйдә тавыш бирүне оештырырга булышты
җәмгыять

Теләнче-Тамакта социаль хезмәткәрләр өлкәннәргә өйдә тавыш бирүне оештырырга булышты

Тукай районының «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Теләнче-Тамак авылында яшәүче мохтаҗ өлкәннәрне һәм инвалидларны өйләренә барып сайлау мөмкинлеге белән тәэмин иттеләр.

Алар сәламәтлекләре торышы яки олы яшьтә булулары сәбәпле сайлау участогына мөстәкыйль килә алмаган гражданнарның гаризаларын алдан ук участок сайлау комиссиясенә җиткерделәр. Бу көнне Марсилия Вәлиуллина һәм Татьяна Музафарова үз тавышларын бирделәр.

Сайлау көннәрендә исә социаль хезмәткәрләр комиссия әгъзаларын озатып йөрделәр һәм үз карамагындагы авыл халкына документларын әзерләргә, бюллетеньнәрне тыныч мохиттә тутырырга булыштылар. Социаль хезмәткәрләрнең бирелеп һәм җаваплы эшләве нәтиҗәсендә, Теләнче-Тамак авылының һәрбер мохтаҗ кешесе җәмгыять тормышыннан читтә калмыйча, үзенең конституцион хокукын тулысынча тормышка ашыра алды.


Нет комментариев