Татарстанда талпан тешләү очраклары еш теркәлгән районнар билгеле булды
Татарстанның зур шәһәрләрендә яшәүчеләр талпан тешләве аркасында табибларга ешрак мөрәҗәгать итә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап 437 кеше мөрәҗәгать иткән. Чагыштыру өчен, узган елның шул ук чорында мондый очраклар 1548 булган — бу якынча 3,5 тапкырга күбрәк.
Барлык мөрәҗәгатьләрнең 15е читтән кертелгән очраклар булган. Талпан тешләүләренең күпчелеге — якынча 65% — урманга барганнан соң, тагын 17% очрак бакча участокларында теркәлгән.
Иң күп очраклар Казанда, Әлмәттә, Яр Чаллыда, Түбән Камада, шулай ук Алабуга һәм Бөгелмә районнарында күзәтелгән.
Белгечләр 33 талпанны тикшергән, шуларның берсе генә боррелиоз инфекциясен йөртүче булган. Шул ук вакытта республикада талпан аша йога торган инфекцияләр белән авыручылар әлегә теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев