Татарстанда сайлауларның беренче көнендә 36,8 процент сайлаучы тавыш биргән
җәмгыять

Татарстанда сайлауларның беренче көнендә 36,8 процент сайлаучы тавыш биргән

Татарстанда өч көнлек сайлауларның беренче көнендә, ягъни кичә, 18 сентябрьдә, сәгать 20:00гә республикада теркәлгән сайлаучыларның 36,8 проценты тавыш биргән, дип яза Татар-информ.

Бу мәгълүмат «Сайлаулар» Дәүләт автоматлаштырылган системасында күрсәтелгән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясарлык закон бозулар турында шикаятьләр булмаган.

Дәүләт Думасы депутатларын сайлау бүген, 19 сентябрьдә, һәм иртәгә, 20 сентябрьдә дәвам итәчәк. Сайлау участоклары 8:00дән 20:00гә кадәр эшли. Татарстанда сайлауларны 65 территориаль һәм 2,7 меңнән артык участок сайлау комиссиясе үткәрә. Республикада барлыгы 2 млн 923 мең 997 сайлаучы теркәлгән.


Нет комментариев