җәмгыять

Татарстанда пенсиягә алдан әзерләнү түләүләрне тизрәк рәсмиләштерергә ярдәм итә

Пенсиягә чыгарга 1–2 ел кала хезмәт стажын һәм документларны тикшерү пенсияне рәсмиләштерү вакытын кыскартырга ярдәм итә. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, алдан әзерлек күпчелек очракта пенсия билгеләү процессын ике тапкыр тизләтергә мөмкин.

Белгечләр иң элек шәхси счеттагы мәгълүматларны, хезмәт эшчәнлеге турындагы язмаларны һәм иминият стажын тикшерергә киңәш итә. Шулай ук пенсия күләменә йогынты ясарга мөмкин булган иминият булмаган чорларны да ачыкларга кирәк. Аларга армиядә хезмәт итү, бала карау, I төркем инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкән кешеләрне тәрбияләү чорлары керә.

Зыянлы хезмәт шартларында яки Ерак Төньякта эшләүчеләргә вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын тикшерү мөһим. 2026 елда картлык буенча иминият пенсиясе 1967 елда туган хатын-кызларга — 59 яшьтән, ә 1962 елда туган ир-атларга 64 яшьтән билгеләнә.

Хезмәт стажы һәм шәхси счеттагы мәгълүматларны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә тикшерергә мөмкин.

Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 100 0001 номерлы бушлай кайнар линиясеннән тәүлек әйләнәсендә алырга мөмкин.


Нет комментариев