Тизрәк барып җитү теләге яки ялгыш кабул ителгән карар юлда фаҗигагә китерергә мөмкин. Татарстанда 2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр каршы як полосага чыгу белән бәйле 151 юл-транспорт һәлакәте булган. Бу аварияләрдә 71 кеше гомерен өзгән, 242 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре рөхсәт итмәгән урында каршы як полосага чыгу — юлдагы иң куркыныч хокук бозуларның берсе. Мондый очракта машина йөртүче үзен генә түгел, каршыга килүче транспорт чарасындагы кешеләрне дә куркыныч астына куя.
Кагыйдәне бозучыларга 7,5 мең сум штраф салырга яки машина йөртү таныклыгыннан дүрт айдан алты айга кадәр мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шул ук хокук бозу кабатланса, машина йөртү хокукыннан бер елга мәхрүм итү каралган. Әгәр машина йөртүче моңа кадәр дә мондый хокук бозу өчен җәза алган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булса, кабат кагыйдә бозган өчен өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы бар.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлдагы маневрларны алдан бәяләргә, ашыгычлык аркасында үзләренең һәм башкаларның гомерен куркыныч астына куймаска чакыра.
Нет комментариев