Быел районда юлларны ремонтлауга зур игътибар бирелде. Сезон дәвамында 41,5 чакрым юл норматив хәлгә китерелде, ә иң проблемалы 35 участокта ремонт үткәрелде.
Ремонт эшләре өчен халык көндәлек тормышта еш файдалана торган юллар сайланды. Үзәк урамнар, авыл эчендәге юллар, бакчачылык ширкәтләренә, мәктәпләргә һәм хастаханәләргә илтүче юл участоклары яңартылды.
Быелгы юл төзү эшләре Иске Абдул авылындагы Муса Җәлил урамында яңа юл салу белән тәмамлана. Әлеге эшләр Татарстанның торак пунктларында юлларны ремонтлауга юнәлдерелгән республика программасы кысаларында башкарыла.
Фото: Камил Нәҗмиевнең МАКС каналыннан
Нет комментариев