17 октябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Синоптиклар явым-төшемнәр фаразламый. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы +1…+6 градус күрсәтәчәк. Көнбатыш районнарның кайбер урыннарында һава +10 градуска кадәр җылы булачак. Көндез һава температурасы +16…+21 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: Н.Туганов
Нет комментариев