җәмгыять

Татарстанда яңа туган балага бердәм пособие гаризасыз билгеләнә

Татарстанда икенче яки аннан соңгы бала туган гаиләләргә бердәм пособие автомат рәвештә билгеләнә. Моның өчен ата-аналарга яңадан гариза язарга һәм Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр итә.

Татарстанда икенче яки аннан соңгы бала туган гаиләләргә бердәм пособие автомат рәвештә билгеләнә.

 

Яңа туган бала турында мәгълүмат ЗАГС органнарыннан фондка килә. Шуннан соң пособие булган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерелә. Өлкән балаларга түләүнең күләме һәм срогы үзгәрми.

Түләүнең кайчан башлануы әни кешенең йөклелек вакытында пособие алу-алмавына бәйле. Әгәр ул йөклелек вакытында бердәм пособие алган булса, түләү бала туган айда да саклана. Киләсе айдан пособие яңа туган балага да билгеләнә.

Әгәр әни кеше йөклелек вакытында пособие алмаган булса, балага түләү аның туган аеннан башлана. Гаиләдәге балаларга пособие төрле срокларга билгеләнгән булса, түләүләрне бер вакытка туры китерергә мөмкин. Моның өчен гамәлдәге түләүләрнең берсе тәмамланган айда барлык балаларга да гариза бирергә кирәк.

Әгәр гаиләдә беренче бала туган булса һәм моңа кадәр бердәм пособие алынмаган булса, түләүне гомуми тәртиптә рәсмиләштерергә кирәк. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин. Бу очракта гаиләнең керемнәре, мөлкәте һәм эш белән тәэмин ителүе исәпкә алына.

«Проактив формат ата-аналарга бала тугач, пособие алу өчен яңадан документлар тапшырып йөрмәскә мөмкинлек бирә. Кирәкле мәгълүматлар ведомствоара хезмәттәшлек аша алына, ә түләү билгеләнүе турында хәбәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка килә», — дип аңлатты Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны 8 800 100 0001 телефоны буенча алырга мөмкин. Контакт-үзәк тәүлек буе эшли, шалтырату бушлай.


Нет комментариев